Үзәк китапханә Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты белән танышырга чакыра
Күренекле татар язучысы, әдәбият белгече, публицист һәм тәнкыйтьче, РСФСРның Атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсе «Әдипнең җылы эзләре буйлап» исемле китап күргәзмәсен оештырды.